Без “иректә”, ә кемдер “читлектә”: бәйрәмнәр үткәрергә дә ярамаячак...
Коронавирус белән авыручылар саны Татарстанда гына түгел, дөнья буйлап та артканнан арта бара. Авырулар белән бергә, чикләүләр дә күбәя. Яңа вирусны эләктерүчеләр дөнья буйлап 40 миллионны узып китте. Үлүчеләр исә 1,1 миллионнан артык.